На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

Урман хуҗалыгы министрлыгы: Урман янындагы җирләрдә үләнгә ут кабу очраклары арткан

Ел башыннан алып Татарстан территориясендә урман фонды белән чиктәш җирләрдә 416 термик нокта һәм коры үләнгә ут кабу белән бәйле 332 очрак теркәлгән.

Быел термонокталар саны узган елның шул ук күрсәткеченнән - 2,5, ә коры үләнгә ут кабу очраклары өч тапкырга артыграк. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«31 майдан республикада гражданнарның урманда булуы һәм анда транспорт чаралары белән керүе чикләнде. Ул 21 көн гамәлдә булачак. Чикләүләр Татарстан урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, урман янындагы янгыннарның күпчелеге кешеләр гаебе белән чыга. Эссе көннәрдә мондый хәлләр аеруча еш күзәтелә.

«Республика халкын һәм кунакларны урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм янгын чыгу очраклары турында 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары аша хәбәр итәргә чакырабыз», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх