Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев хәрбиләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парламентарий махсус хәрби операция зонасында Яңа ел каникуллары вакытында булган.
«Бәйрәм көннәрендә 1-7 гыйнварда махсус хәрби операция зонасында булдым. Анда Александр Бородай белән Донбасс волонтерлары берлеге бүлекчәләрендә булдык, анда хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырдык», - дип язды Шәрәфиев Телеграм-каналында.
Аның сүзләренчә, дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы алгы сызык янында узган.
Ул шулай ук барлык хәрбиләрне бәйрәмнәр белән котлады, хәрби уңышлар һәм Җиңү теләде.
Фото: Эдуард Шәрәфиевнең Телеграм-каналыннан.
Свежие комментарии