На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Путин Монголия Президентын Казанда узачак БРИКС саммитына чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Монголия Президенты Ухнагийн Хурэлсухны БРИКС саммитына чакырды. Искәртик, әлеге чара 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узачак.

«Мин сезне Россиягә, Казанга чакырырга телим. Биредә бездә быел БРИКС саммиты узачак», - дип Россия лидеры сүзләрен китерә «РИА Новости».

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, бу БРИКС оешмасы киңәйтелгәннән соң беренче шундый дәрәҗәдәге чара булачак. Путин шулай ук Монголия лидерының БРИКС+ форматында катнашачагына өмет белдерде.

«Сезне көтәбез», - диде Россия Президенты, Монголия лидеры белән сөйләшүләр башлангач.

Саммитка чакырудан тыш, Путин Ухнагийн Хурэлсухка Россия белән Монголиянең икътисад һәм башка өлкәләрдә үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Искәртик, Путин Монголиягә 2 сентябрьдә рәсми сәфәр белән килде. Ул бу илдә 2 көн торачак. Россия лидеры СССР маршалы Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салачак, дип планлаштырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх