Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Мәскәү Җәмигъ мәчетендә уза торган VIII корылтайда хәрбиләр тарафыннан имамнарны махсус операциядәге хәрби подразделениеләр штатына кабул итүдә каршылыклар булуын әйтте.
«Кызганыч, патша Россиясе вакытындагы кебек хәрби имамнар институты барып чыкмады.
Имамнар арасында хәрби көчләр штатында эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Без Россия православ чиркәвенә күпме штат берәмлеклеге бирелгәнен беләбез. Кызганыч, хәрби подразделениеләр ягыннан һәрвакытта да аңлау юк», - диде Дамир Мөхетдинов.Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, «Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек мөселманнарның дини теләкләрен тормышка ашыру, рухларын һәм патриотизмын ныгытудан» гыйбарәт. Аның чыгышына караганда, төрле мөфтиятләрнең 500ләп вәкиле волонтер сыйфатында хәрби хәрәкәтләрдән каза күрүчеләргә ярдәм итә.
Имамнар үз теләкләре белән, үз энтузиазмы белән хәрбиләр белән очраша, хәрби ант кабул итүдә, хәрбиләргә дипломнар бирүдә катнаша, диде ул. Әмма, «Ярдәм итүне сорыйлар, әмма безнең хәрби органнарда һәрвакытта да моны кабул итү юк», - диде Мөхетдинов.
Свежие комментарии