На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Омск өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә ярдәм итү буенча киңәшмә булган

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген биредә Омск өлкәсенең Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Радик Миңнеханов, «Ибирь» татар милли – мәдәни автономиясе башкарма директоры Марат Катыров, «Иртыш өлкә татар милли-мәдәни үзәге» башкарма директоры Наил Марятов, Омск өлкәсе министры Александр Рашко, Омск өлкәсе Төбәк куркынычсызлыгы министры Алексей Кубиц катнашты.

Киңәшмәдә авыллардагы зыян күргән хуҗалыкларны һәм объектларны торгызу һәм төзекләндерү, халыкка ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат алынды. Федераль үзәктән һәм өлкә хөкүмәтеннән бүлеп бирелгән һәм алга таба күрсәтеләчәк ярдәм өчен рәхмәт белдерелде.

  • Быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде.
Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх