На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан Дәүләт Советы Фәнил Әглиуллинны вице-премьер итеп билгеләүне хуплады

ТР Дәүләт Советы депутатлары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Фәнил Әглиуллинны республика вице-премьеры итеп билгеләүне хуплады. Карар парламентның 55 утырышында бертавыштан кабул ителде.

«ТР Премьер-министры урынбасары вазифасында Фәнил Әнвәр улының бурычларына республика Хөкүмәтенең Дәүләт хакимияте органнары һәм Россия төбәкләре (аерым алганда – Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре) оешмалары белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен үстерү мәсьәләләре керәчәк», - дип сөйләде ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин.

Әглиуллин дәүләт хакимияте органнары системасында оештыру эше буенча зур тәҗрибәгә ия, дип билгеләп үтте ул.

«Күпьеллык хезмәт эшчәнлеге кысаларында ул шул исәптән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр киң спектрында кураторлык итте», – дип ассызыклады Нигъмәтуллин.

Элегрәк ТР Рәисенең указы белән Фәнил Әглиуллин вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон нигезендә, премьер-министр урынбасары буларак аның кандидатурасы Татарстан Дәүләт Советында килештерелергә тиеш.

Ссылка на первоисточник
наверх