28 июньдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә татар-башкорт милли бәйрәме «Дуслык һәм Бердәмлек Сабан туе»нда булды. Аның белән бәйрәмдә шулай ук урынбасарлары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Ришат Хәмидуллин да катнашты. Диния нәзарәте җитәкчеләре бәйрәмгә Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү Мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чакыруы буенча килде. Бу хакта Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй чаралары 10:00 сәгатьтә РФ Иҗтимагый палатасының «Россиядә шәфкатьлелек: Ватанга хезмәттә бердәмлек» түгәрәк өстәле белән башланып китте.
Анда махсус хәрби операция ветераннары, югары вазифадагы дини лидерлар, хәрби хезмәттәге дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар катнашты.Милли көрәш мәйданчыгында тамашачылар «Билбау көрәше» буенча татар-башкорт турнирының мавыктыргыч финал ярышларын карады. Тормышчан башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьерларны күрә алды. Кунаклар өчен шулай ук халык уеннары һәм милли һөнәрчелек эшләнмәләре ярминкәләре оештырылды. Татарстанны Сабантуйда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Минзәлә районы, ә Башкортостан Республикасын Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге тәкъдим итте.
Сабантуй кунакларына шулай ук «Хозур» нәшрияты басмаларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Теләгән һәркем ошаткан китапны сатып алды, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии