На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Зәй эзтабарлары Волгоград өлкәсендә казу-эзләнү эшләре алып бара

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган бабаларыбызның сөякләрен табып җирләүдә зур эш башкара. Бу көннәрдә алар тагын Волгоград өлкәсендә казу-эзләнү эшләре алып бара. «Зәй-информ» сайтында Энҗе Әгъләмова шул хакта яза.

« Безнең эзтабарлар отряды бу юлы Волгоград өлкәсенең Городищенский районы Вертячий хуторы тирәсендә эшли.

Ун көн эчендә без биредә барган каты сугышларда хәбәрсез югалганнары табып, туганнарына аларның каберләрен булдыруда ярдәм итәргә ниятлибез. Мондый эштә инде безнең тәҗрибә җитәрлек, бу юлы да сынатмабыз дип уйлыйбыз», – ди «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

Бу юлы казу эшләрендә ветеран хәрбиләр белән 7 студент һәм 9 эшче яшьләр дә катнаша. Араларында кызлар да бар. Алар исә казу эшләрендә катнашу белән кыр шартларында ризык әзерләүгә дә ярдәм итә.

«Казу эшләре авырлык белән бара, чөнки бетон катламы бер метрдан артык. Һава торышы да 40 градустан артык эссе тора. 20 августка 4 Ватан сакчысының җәсәден таптык», – ди Виктор Уразайкин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх