Төнлә Россия төбәкләре һәм Азов диңгезе өстендә 120 Украина пилотсыз очу аппараты (БПЛА) бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 дронны Брянск өлкәсе территориясендә бәреп төшергәннәр, 29 – Курск өлкәсе өстендә, 18 БПЛА – Орлов өлкәсе территориясендә, 17 – Белгород өлкәсе территориясендә, 13 – Тула өлкәсе территориясендә, 4 – Калуга өлкәсендә, 3 дрон – Ленинград өлкәсендә, 2 – Смоленск өлкәсе территориясендә, 2 – Новгород өлкәсе территориясендә, 1 – Тверь өлкәсе территориясендә һәм 1 пилотсыз очкыч Азов диңгезе акваториясе өстеннән бәреп төшерелгән.
Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат булмаган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии