БРИКС саммитында катнашкан барлык делегацияләр диярлек Казаннан китте. Монголия делегациясе генә әлегә Татарстанда. Алар бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Соңгылардан булып республикадан Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш очып китте.
«Казанда әле Монголия Президенты администрациясе делегациясе калды. Калганнар барысы да очып китте. Киткәннәр арасыннан соңгы булып Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш очып китте. Саммит нәкъ менә бездә узу – зур горурлык. Казан декларациясе турында әле озак сөйләячәкләр, дип уйлыйм», - дип белдерде ул.
БРИКС саммиты Казанда өч көн дәвамында — 22-24 октябрьдә узды. Вакыйгага 30дан артык дәүләт вәкилләре җыелды, шуларның 22се иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.
Свежие комментарии