На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Муса Җәлил музей-фатирында «Яңа исем» лабораториясенең «Җәлил мәхәббәте» чарасы була

21 гыйнварда 15:00 сәгатьтә «Яңа исем» әдәби лабораториясе «Җәлил мәхәббәте» дип исемләнгән очрашу оештыра. Бу хакта «Яңа исем» проекты җитәкчесе, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүзә Закирова хәбәр итте.

«Муса Җәлилнең музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова герой-шагыйрьнең язмышындагы хәлиткеч борылышлары һәм аның кул җылысын саклаган истәлекле экспонатлар белән таныштырачак.

Иленә булган чиксез мәхәббәте, ирләрчә көчле рухны сеңдергән очрашу күңелгә уелып калуы гарантияләнә», – диелә хәбәрдә.

  • Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» әдәби мәктәбе Татмедиа АҖнең «Казан утлары» журналы каршында эшли. Анда 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучылар остазлар белән берлектә каләм чарлый, язу серләренә төшенә. Моңарчы алар Әтнә төбәгендә Сибгат Хәкимнең туган авылы – Күлле-Кимедә, Мөхәммәт Мәһдиев туган җире – Гөберчәктә булдылар, халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән бергәләп әдипнең бишеге – туган нигезе белән таныштылар, Яңа бистә зиратына, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсенә, Свияжск утравына сәфәр кылдылар, төрле осталык дәресләре алдылар. Татарстан китап нәшриятында «Яңа исем» шәкертләре әсәрләреннән альманах басылып килә. Февраль аенда йомгак ясалыр дип көтелә. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх