На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Троицк шәһәрендә «Мөнәҗәт» төбәкара бәйгесе узды

Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары: илнең иминлеге нигезе буларак гаилә һәм дини традицияләр» V Халыкара XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең мәдәни программасы кысаларында «Мөнәҗәт» төбәкара бәйгесе узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Конкурс Троицк шәһәрендә яшәгән күренекле мөселман дин белгече һәм мәгърифәтчесе Изге шәех Зәйнулла ишан Хәзрәт Рәсүлев истәлегенә багышланган.

Бәйгене оештыручылар: «Чиләбе өлкәсе халыклары дуслыгы йорты» өлкә дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Троицк шәһәре администрациясе, «Азамат» Казах җәмәгать үзәге Чиләбе өлкәсе җәмәгать оешмасы, «Башкорт Корылтае» Чиләбе өлкәсе җәмәгать оешмасы, Чечен Республикасы Башлыгының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Арби Яхъяев, «Дуслар» татар милли-мәдәни үзәге ярдәме белән Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте.

Конкурста 13 территориядән: Агаповка, Аргаяш, Варна, Кәсле, Сосновка, Коншак районнары һәм Златоуст, Копейск, Магнитогорск, Миасс, Троицк, Югары Өфәле һәм Чиләбе шәһәрләреннән үзешчән артистлар, милли-мәдәни берләшмәләр, мәчет мәхәлләләреннән солистлар һәм ансамбльләр катнашкан, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх