Россия Милли театрларының II конгрессы кысаларында үтәчәк Драматургия буенча проектлар питчингына язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесасы да сайлап алынган.

Автор питчингка үзенең «Күз нурларым» пьесасын рус теленә тәрҗемә итеп җибәргән булган.

Питчинг өчен 3 драматургның эше сайлап алынган. Айгөл Әхмәтгалиева белән бергә Дмитрий Тарасов (Архангельск), Алексей Синяев (Санкт-Петербург) пьесалары укылачак.

28-30 июньдә Владимир өлкәсендә Россия Милли театрларының II конгрессы узачак.

Драматургия буенча проектлар питчингында катнашу өчен 3 драматургның пьесалары сайлап алынган: Дмитрий Тарасов (Архангельск), Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы), Алексей Синяев (Санкт-Петербург).

Свежие комментарии