На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы» конкурсын игълан итте

Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс игълан итә. Конкурска старт 2025 елның 1 октябрендә бирелде. Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга була. Нәтиҗәләр 15 ноябрьдә ясалачак. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әниемнең җылы кочагы» конкурсының нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында танышырга була.

Конкурс мәктәп укучылары арасында «Әниемнең җылы кочагы» номинациясе буенча өч категориядә үткәрелә:

  • 1–4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
  • 5–8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
  • 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында.

Һәр номинация буенча I, II, III урыннар билгеләнәчәк. Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашучы, «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләп («Шигърият» яки «Проза») видеога төшерергә һәм Вконтакте челтәрендә «Әниемнең җылы кочагы» төркеменә урнаштырырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх