
Татарстанның 2026 елгы бюджеты проектында халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне үтәү каралган. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин белдерде.
«Мәсәлән, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру исәпкә алынган. Гомумән бюджетта хезмәт өчен түләү фонды 1,4 триллион сумнан артык тәшкил итә.
Бу бик зур сумма. Әлбәттә, әлеге суммадан салымнар түләнәчәк. Бездә физик затларның кеременә салым (НДФЛ) һәрвакыт бюджетка артып керә. Бюджетта салым түләүләрен арттыру өлешендә бераз үзгәрешләр бар. Өстәлгән бәягә салым (НДС) буенча, гадиләштерелгән система буенча үзгәрешләр кертелде», - дип сөйләде депутат.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга бюджет турында»гы закон проектын кертте.
«Бүгенге көндә без аны анализлыйбыз. Бюджет оптималь. Керем өлешенең параметрлары быелгы беренче планны исәпкә алып арттырылды. Республика тотрыклы рәвештә үсә. Тулаем төбәк продукты 5,7 триллион сум булачак, дип көтелә. Бюджеттагы суммалар шулай ук инвестицияләрне 1,8 триллион сум итеп арттыруны исәпкә алып планлаштырылган. Бу 2026 елда күбрәк керемнәр алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләде Якунин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии