Татарстан Милли музее филиалы - Татар китабы йортында классик татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына «Гыйззәт.130» күргәзмәсе ачылды. Ачылышта драматургның оныклары - Гөлнар, Гүзәл һәм Гөлназ Гыйззәтовалар катнашты.
«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әйберләр безнең өчен бик мөһим, чөнки алар бик күптән музейга тапшырылган булган.
Дәү әтинең үз куллары белән язган документларын - кулъязмаларын беренче тапкыр күрәбез, дулкынландыргыч мизгелләр. Күргәзмәне оештыручыларга, безне чакыручыларга рәхмәт», - диде Гөлнар Гыйззәт «Татар-информ»га.Ул Таҗи Гыйззәтнең тормышы җиңел булмаганын әйтте. «Олы улы Үзбәк Гыйззәт Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Дәү әниебез Мәликә Үзбәк абый турында да бик күп сөйли иде. 17 яшь тулган булган гына, яшен арттырып, сугышка китеп барган. 1942 елда танкта янган. Узган ел шул урынга - Ржев шәһәре янына бардык. Анда һәйкәл куелган. Кызганыч, әтием Рубин Гыйззәт тә иртә китте. Казбек абый безне тәрбияләүдә зур йогынты ясады, Казбек абый әтием урынына булды», - диде.
«Күп еллар Казанның 18нче мәктәбендә эшләдем. «1990 елларда татар теле күтәрелә башлагач, татар телен укытырга чакырдылар. Ләкин мин рус мәктәбендә укыдым, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамладым. Минем өчен татар телен укыту бик дәрәҗәле иде, җиңел булмады. Әмма өйрәндем һәм балаларга татар телен дә укыттым дип горурланып әйтә алам», - диде Гөлнар Гыйззәт үзе турында.
Таҗи Гыйззәтнең оныклары дәү әтиләренең туган ягы - Әгерҗе районына кайтып йөрүләрен әйтте.
«Елына берничә мәртәбә кайтып киләбез. Анда дәү әтигә багышланган музей ачылды, тантаналы чараларда да катнаштык.
Бик җылы каршы алалар, музейга дәү әтидән калган экспонатларны тапшырдык. Алабугада да берничә тапкыр булганыбыз бар, мәктәптә музей эшләп килә. Казбек абый исән чагында музей оештыручылары Казанга еш килә иде, алар белән дә бергә бик күп чараларда очраша идек», - диде Гөлнар Гыйззәт.Таҗи Гыйззәт авторлыгындагы «Башмагым» спектакленең яңа премьерасын карауларын да әйтеп үтте. «Күпме үземне хәтерлим, «Башмагым» спектакле беркайчан да сәхнәдән төшмәде», - дип өстәде ул.
- Татар театр сәнгате һәм әдәбияты тарихында Таҗи Гыйззәт күренекле урын били. Аның әсәрләре озак еллар буена татар сәхнәсеннән төшмәде. Композитор Салих Сәйдәшев белән иҗади тандемда туган музыкаль драмалары, Җәүдәт Фәйзи көй язган «Башмагым» музыкаль комедиясе, үткен социаль юнәлештә язылган 37 пьесасы һаман да татар сәнгатен сөючеләрнең күңелләрендә. Спектакльләрдәге җырларны исә төрле буын музыкантлар башкара.
- Таҗи Гыйззәт исән чагында ук милли драматургиянең классигы булып таныла. Гомере буена ижтимагый эш белән дә шөгыльләнә, сугыш елларында TACCP Язучылар берлеген җитәкли.
- Татарстан Милли музее һәм архивын драматургның шәхси әйберләрен 1950 елларда ук җыя башлый. Хәзерге вакытта өч меңгә якын берәмлектән торган зур коллекция озак еллар буена музей саклаучыларның һәм әдипнең туганнарының, татар театрының бергә туплаган байлыгы.
- Коллекциянең нигезен тәшкил иткән берәмлекләрне тапшыручы драматургның улы - Казбек Гыйззәт. Шулай ук Камал театрыннан, В. Гертцтан, башка оешмалардан бүләк ителгән ядкярләр бар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии