Татарстан халкын 28 апрельдә явым-төшемле болытлы һава көтә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. Төнлә һәм иртән республикада урыны белән кар һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә
Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр көчәячәк, иртән һәм көндез урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 0 °-5 ° С ка кадәр төшсә, көндез термометр баганалары +3..+ 8 ° С ка кадәр күтәреләчәк.Автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: Иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.
Свежие комментарии