Дәүләт Думасы депутатлары түбән палатага мәктәптә дәресләрне иртәнге 9да башларга һәм биш көнлек уку атнасы кертергә тәкъдим иткән закон проекты тапшырачак. Инициатива нигезендә, әлеге үзгәрешләрне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 13 маддәсенә кертү ниятләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларның иҗади үсеше һәм тәрбия максатларында закон проекты тарафыннан биш көнлек уку (эш) атнасы кертергә һәм дәресләрне иртәнге сәгать тугыздан да иртәрәк башламаска тәкъдим ителә», - диелә аңлатма язуында.
Моннан тыш, проектта ял һәм бәйрәм көннәрендә дәрестән тыш мәдәни, спорт һәм тәрбия чаралары уздыру каралган. Билгеләп үтелгәнчә, мондый вакыйгалар уку планына кертелмәячәк һәм стандарт дәрестән аерылып торган форматта оештырылачак.
Инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов билгеләп үткәнчә, бүген мәктәптә укучыларга йөкләнеш гаять зур.
«Укучылар дәресләргә йөреп кенә калмый, соңыннан, бигрәк тә югары сыйныфларда, күбесе өстәмә рәвештә репетиторлар белән дә шөгыльләнә. Өстәвенә, өй эшләрен әзерләү шактый вакытны ала, һәм балалар программаны үзләштерүгә көненә 10-12 сәгать сарыф итәргә мәҗбүр», - диде депутат.
Аның сүзләренчә, дәресләрне 9.00 сәгатькә күчерү балаларга йокыларын туйдырырга, ә ата-аналарга аларны эшкә китәр алдыннан мәктәпкә илтергә мөмкинлек бирәчәк.
«Биш көнлек уку атнасына килгәндә, атнасына алты көн укыган вакытта нормаль гаилә ялын планлаштырып булмый, ә бер ял көне генә балаларга көч җыю өчен җитәрлек түгел», - дип аңлатты Леонов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии