Быел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 35 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан татар сәнгате әһелләре мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге турында үз фикерләрен җиткерә.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев та «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын юбилей белән котлады. «Юбилеегыз белән котлыйм. Халкыбыз өчен олы хезмәт куясыз.
Сезнең кебек акыллы, фикерле журналистлар булганда, татар телле журналистика бары тик алга таба гына барачак», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.Җырчы шулай ук үзенең дә журналистлар белән элемтәдә торуын әйтте. «Кызыклы интервьюлардан беркайчан да баш тартканым юк. Журналистлар белән аралашу, гадәттә, күңелле үтә. Укучыга, ягъни безнең тыңлаучыга дөрес мәгълүмат җиткергән журналистларны хөрмәт итәм. Әле ярый сез бар», – диде Рөстәм Асаев.
Свежие комментарии