26 июньдә Балтач районында «Сабантуй» ял паркында, 18.30 сәгатьтә «Яшьләр көне» бәйрәме кысаларында, «Коляскалар парады» конкурсы узачак. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Коляскалар парады» – елның-елында, гаиләләрне берләштерә, аларның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен ача торган искәлекле конкурс.
Балалар һәм ата-аналарның матур итеп бизәлгән коляскалар белән йөреше бәйрәм кунакларына һәм катнашучыларга бик күп якты, уңай тәэсирләр бирә. Барлык теләүчеләрне парадта катнашырга чакырабыз! – диелгән хәбәрдә.Конкурста катнашу өчен 20 июньгә кадәр Татарстан Балтач муниципаль районы ЗАГС бүлегенә гариза бирергә яисә, «Коляскалар парады – 2025» тамгасы белән, гаризаны Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Гаризаның нигезләмәсе һәм формасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында clck.ru/3MdfaL һәм ВКонтакте сайтында clck.ru/3MdfaM урнаштырылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии