На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Татарстанда яшәүчеләр «Күрше» фестиваленең ике өстәмә җиңүчесен сайлаячак

«Күрше» конкурсының Телеграм-каналында тавыш бирү башланды. Бу бәйгенең финал этабы. Әлеге этапта татарстанлылар өстәмә ике җиңүчене билгеләячәк. Җиңүчеләр приз фондының калган өлешеннән 200 мең һәм 500 мең сумга кадәр акча алачак. Быел фестивальнең приз фонды 20 миллион сум булды.

Тавыш бирүдә экспертлар бәяләве нәтиҗәсендә югары позициягә ирешкән 10 проект катнаша.

Хәзер әлеге катнашучылар республика халкының ярдәме белән инициативаларын тормышка ашыра алачак.

Тәкъдим ителгән проектлар арасында Казан һәм Татарстанның 10 районыннан: Менделеевск, Югары Ослан, Зәй, Теләче, Нурлат, Арча, Бөгелмә, Лаеш һәм Актаныштан үзмәшгуль кешеләрдән дүрт һәм юридик затлардан алты проект бар.

Тавыш бирү «Күрше» конкурсының Телеграм-каналында 3 июльдән 12 июльгә кадәр уза. Катнашу өчен каналга язылырга, сайлаган проектны хуплап кыска вертикаль видео яздырырга (видеода «Мин, [торак пункт]тан [исем], [проект исеме] проекты өчен тавыш бирәм» дип әйтергә) һәм аны беркетеп куелган постка комментарийларда урнаштырырга кирәк.

Иң күп тавыш җыйган ике проект (берсе юридик заттан, икенчесе үзмәшгуль кешедән) өстәмә җиңүче итеп сайланачак. Тавыш бирүнең барлык нечкәлекләре һәм катнашучыларның тулы исемлеге белән конкурс битендә танышырга мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх