Чүпрәле районы Яңа Уби авылында Сергей Тихонов махсус мичләр ясый. Ул хәрбиләргә азык-төлек җылытырга, чәй кайнатырга мөмкинлек бирүче «мич«ләрне яраксызга әйләнгән янгын сүндергечләрне эретеп ябыштыра. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
«Махсус хәрби операция башлангач та авылдашлар битараф калмады, кем ничек булдыра — шулай ярдәм итте һәм итә.
Мин дә интернетта янгын сүндергечләрдән азык-төлек җылыту өчен керосинка кебегрәк җиһазлар ясап булуын күрдем. Аннан әлеге эшне кем башкарып чыга алыр икән дип уйладым һәм Сергей Анатольевичка сөйләдем. Сергей да минем уемны хуплады», – дип сөйли Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин.Кулланылган янгын сүндергечләрне мәктәпләрдән, социаль яклау бүлегеннән, приюттан китергәннәр. Гади кешеләр дә кулланыштан калган янгын сүндергеч китергәннәр. Күптән түгел генә Курск өлкәсенә, диңгез пехотасына 60тан артык мич җибәргәннәр алар.
«Әлбәттә, рәхмәт белдерделәр. Мич өстендә чәй кайнатырга аш пешерергә, кулларны да җылытып алырга мөмкин. Рәхмәт сүзләре ишетү дә, башка кешеләр аша булса да, күңелне куандыра», - ди Сергей үзе дә.
Мичләрне исә авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин белән махсус хәрби операция зонасыннан авылга кыска вакытлы ялган кайткан хәрбиләр аша да, районнан гуманитар ярдәм итүче егетләр аша да тапшырганнар.
Сергей күпбалалы гаилә башлыгы, ул аквылда фельдшер ярдәмчесе булып хезмәт куючы тормыш иптәше Ольга Константиновна белән дүрт балаларын тәрбияләп үстерәләр.
Свежие комментарии