На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев Якутиядә шашка ярышын карады

Якутиядәге Сабан туенда көрәш, баганага менү яки аркан тартышу түгел, ә шашка уены көтмәгәндә беренче планга чыкты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итә.

Саха Республикасында шашка спорты үсеш алган һәм ярышларның нәкъ менә шушы төрен карарга бик күп тамашачы җыелды.

Мәйданда яшь гроссмейстерлар арасында киеренке партия узды.

«Бу партиядә киеренкелек аеруча зур, чөнки тамашачылар арасында Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев та бар», - дип өстәгән Галимова.

Лилия Галимованың Телеграм-каналы видеосы

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх