На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Чаллыда башкорт милли автономиясе “Карга боткасы” уздырачак

Чаллының шәһәр паркында 5 апрельдә «Карга боткасы» милли бәйрәме уза, аны оештыруда «Шоңкар» башкорт милли-мәдәни автономиясе, «Родник» Халыклар Дуслыгы йорты һәм Чаллы шәһәре хакимиятенең мәдәният идарәсе катнаша, дип хәбәр итә «Башинформ».

Бәйрәмдә милли атрибутика күргәзмәсе эшләячәк. Башкорт һәм татар җыр-биюләре башкарыла, кубыз, курай моңнары яңгыраячак.

Концертта «Гөлнәзирә» башкорт халык ансамбле һәм «Гөрләвек» башкорт мәдәниятен сөючеләр клубы вәкилләре дә чыгыш ясаячак.

«Карга боткасы» - татарларда һәм төрки халыкларда борынгы йола, ул яз башында уздырыла. Халык кырга чыгып, ботка пешереп сыйлана, калган ботканы каргаларга чәчеп, елның яхшы килүен, уңышның мул булуын тели.

 

Ссылка на первоисточник
наверх