На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Камчаткада яшәүче ир-ат махсус операциядән соң Түбән Камада яңа тормыш башлаган

Камчатка краенда яшәгән Виталий Волокотин махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнан соң яңа тормыш башлый. Ул хәрби хезмәт вакытында мина ярчыгы белән җәрәхәтләнгән һәм берничә айдан соң ул гадәти тормышка кире кайткан. Соңыннан ул Түбән Камага килә, дип яза «Татар-информ».

Ул махсус операция зонасында 2022 елның ноябреннән хезмәт иткән.

Өч атналык өйрәнүләрдән соң аны хезмәттәшләре белән алгы сафка җибәрәләр. Ул 3 ай оборонада була.

«Без анда шартлауларга да, миналарга да ияләндек. Сине шундук сугышырга җибәрмиләр бит, син моңа психологик яктан күнегергә, яралыларны күрергә тиеш. Кемдер беренче мәртәбә, һәркем төрлечә, һәркемнең психикасы төрлечә тәэсир итә», – дип сөйләде ул.

Виталий сүзләренчә, аларның позицияләре, окоплары дошманнан 300 метр ераклыкта гына булган. «Менә безнең окоп, көндез башыңны чыгарып торып бассаң – сине яраларга мөмкиннәр. Без аларны хәтта ишетеп тордык», – дип сөйли ветеран.

Соңыннан солдатларны штурм отрядларына бүләләр. Ахыр чиктә, Виталий Бахмутка кадәр барып җитә, эвакуация төркеме составында яралы хәрбиләрне алып чыга. 7 майда ул мина ярчыгыннан җәрәхәтләнә, кыр шартларында гына ярасын тегеп куялар. Аннан госпитальгә җибәрәләр.

«Икенче көнне мине Луганскига алып киттеләр, ул азат ителгән иде, анда халык тыныч кына йөри. Мин госпитальдә бер ай яттым, контракт бетте. Соңыннан безне тернәкләнү өчен Анапага алып киттеләр. Безнең белән психологлар эшләде», – дип сөйләде Виталий Волокотин.

Хәрби хезмәт вакытында Виталий җиде бүләккә лаек була, алар арасында «Батырлык өчен», Соледарны һәм Бахмутны алган өчен һәм башка медальләр бар.

Тернәкләнү узганнан соң ир-ат туганнарын эзләп Түбән Камага килә, ул үзе ятим, Камчаткада үскән.

Планнары барып чыкмагач, ул «Җылы куллар» приютына эләгә. Хәзер ул урам себерүче булып эшли һәм документларын яңадан ясата.

Язма Надежда Баһаветдинова ярдәме белән әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх