Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә хисап бирү һәм сайлау җыелышы узды. Имамнар Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитовны сайлады.
Чара Тататрстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте карамагында оештырылды. Анда шулай ук рәсми кунаклар да катнашты.
Башта Коръән укылды, догалар кылынды. Ватанны саклаучыларга изге теләкләр әйтелде. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев мөхтәсибәт җыелышын рәхмәт белән сәламләде.Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең 2021-2024 елларда башкарылган эшләре турында хисап тотты. Катнашучылар эшне уңай бәяләү нәтиҗәсендә ул кабат мөхтәсиб итеп сайланды.
Мөхтәсибәт советы һәм ревизия комиссиясе дә яңартылды. Советка Илдар хәзрәт Баязитов, Илхам хәзрәт Исмәгыйлев, Алсу ханым Миңнуллина керде. Комиссия составына Илгизәр хәзрәт Халиков, Булат хәзрәт Сәфәров, Рәфис хәзрәт Сәйфуллин сайланды.
Свежие комментарии