Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ике УАЗ-452 автомобиле сатып алды. Машиналар махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен күчмә мәчетләр итеп җиһазландырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур Җәләлетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кайбер хәрби частьләрдә блиндажларда намаз бүлмәләре булдырылган, әмма фронтта аерым бүлмәләр төзү өчен материаллар болай да җитми.
«ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ике мобиль мәчет ясалачак. Без инде ике УАЗ-452 машинасы сатып алдык һәм аларны җиһазлау белән шөгыльләнәбез. Автомобильләрнең эчендә кечкенә генә михраб, китап киштәләре һәм эчке бизәлешне ясыйбыз. Полк имамы бер хәрби частьтән икенчесенә күчеп йөри, хәрби хезмәткәрләргә дини белемнәр бирә алачак.
Хәзерге вакытта Диния нәзарәте күчмә мәчетләрне җиһазландыру өчен акча җыя», - дип сөйләде мөфти урынбасары.
Свежие комментарии