Кичә, 23 майда, 18:00 сәгатьтә, Казанның Карбышев урамындагы йорт ишегалдында «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары халык бәйгесе булды. Бу бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән уздырыла.
Бәйрәм 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында яңартылган Совет районының иң зур ишегалды – Карбышев урамындагы 15, 17 һәм Рихард Зорге урамындагы 18нче йортларның ишегалдында узды.
Бәйрәмдә ишегалды уеннары, мастер-класслар һәм диджей чыгышы булды. Ә 19:00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады, ул «Мин яратам сине, татарстан» һәм «Салкын чәй» кебек популяр җырларын башкарды. Бу бәйрәм Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
«Күрше фест» бәйгесенә гаризаларны 12 майда кабул итә башладылар, Татарстан халкы үз ишегалларында чаралар оештыру өчен 500 мең сумга кадәр акча ота ала. Бәйгенең приз фонды 20 млн сум. Гаризалар бәйгенең рәсми сайтында 15 июньгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 1 июльдә игълан итәчәкләр, ә ишегалдында чараларны 30 сентябрьгә кадәр уздырырга була.

Фото: © «Татар-информ»
Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры һәм «Күрше фест» бәйгесен оештыручы Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, оештыручылар өчен республикадагы һәр кешене колачлау мөһим. Бәйгенең максаты – аны чын мәгънәсендә халыкчан итеп ясау диде ул һәм чараларның үзләре кебек, гаризалар да матур, ихлас һәм күңел җылысы белән тулы булыр дип ышана.
«10 ел дәвамында без 421 җәмәгать киңлеген төзекләндердек, 2020 елдан башлап 5 мең 171 ишегалдын тәртипкә китердек. Быелга план – 678 ишегалды территориясе. Без моны әлеге урыннар күп еллар буена гражданнарыбызның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итсен өчен эшлибез.
Шуңа күрә бу бәйге инициативасы бик яхшы. Бездә бик күп спорт объектлары, җәмәгать киңлекләре бар. Бөтен җирдә дә активлык булырга тиеш. Урыннардагы җитәкчелеккә бу юнәлештә активрак эшләргә кирәк», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.Бәйге шәхси кешеләр, оешмалар, идарәче компанияләр, ТСЖ, НКО һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Свежие комментарии