На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Виталий Герасимов Казан танк училищесы башлыгы итеп билгеләнде

Генерал-лейтенант Виталий Герасимов Казан югары танк команда училищесы башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка хәрби югары уку йортының яңа җитәкчесен Россия Коры җир гаскәрләре башкомандующие Олег Салюков белән очрашу вакытында тәкъдим иттеләр.

Әңгәмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

  • Виталий Петрович Герасимов 1977 елның 9 июлендә Казанда туа. Казан югары танк команда училищесы һәм Чиләбе танк институтының Казан филиалы курсанты була. Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Төньяк Кавказ хәрби округында мотоукчы батальоны командиры була.
  • 2017-2019 елларда – РФ Кораллы көчләре Генераль штабы Хәрби академиясенең илкүләм иминлек һәм дәүләт оборонасы факультеты тыңлаучысы. Сириядәге операциядә катнаша.
  • 2019-2020 елларда – Үзәк хәрби округның 90нчы гвардия танк Витебск-Новгород дивизиясе командиры. 2020-2022 елларда - Үзәк хәрби округның 41нче гомумгаскәри армиясе командующиеның беренче урынбасары – штаб башлыгы. 2022 елның маеннан – Көнчыгыш хәрби округның 36нчы гомумгаскәри армиясе командующие.
  • Соңгы ике вазифада махсус хәрби операциядә катнаша. Соңгы вакытта Генераль штаб Хәрби академиясенең илкүләм иминлек һәм дәүләт оборонасы факультетын җитәкли.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх