Татарстан финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры итеп Рөстәм Аюкасов билгеләнде. ТР Министрлар Кабинеты боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Аюкасов 2021 елның июненнән республиканың финанс ведомствосы башлыгы урынбасары вазифасын башкарды.
Агымдагы елның гыйнварына кадәр ТР финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры постында Марат Фәйзрахманов булды. Аннары ул Радик Гайзатуллин урынына финанс ведомствосы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Свежие комментарии