На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Лениногорск районы кырларында уҗымнар торышын тикшерделәр

Лениногорск районы кырларында 2025 ел уңышы өчен барлыгы 13 мең 421 гектарда уҗымнар чәчелгән. Бүгенге көндә аларның торышы канәгатьләнерлек, бөтенләй дә чыкмыйча калган шытымнар юк. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.

«Хәзерге вакытта уҗымнарның барысы да чыкты, дөрес, октябрьнең икенче декадасында явым-төшем аз булып, температура режимы да түбән иде.

Бу уҗымнар өчен бик үк уңай булмады», – ди «Россельхозцентр»ның Лениногорск бүлеге белгечләре.

Октябрь ае ахырында белгечләр уҗымнар торышын бәяләде. Барлык чәчелгән мәйданның 4 мең 881 гектарында уҗымнар – яхшы хәлдә, 5 мең 885 гектарда – уртача, 3 мең 355 гектарда – начаррак хәлдә, ягъни шытымнар сирәк тишелгән.

Район басу-кырларына 13 мең 421 гектарда чәчелгән уҗымнарның 12 мең 470 гектарында – уҗым бодае, 951 гектарында – көзге арыш, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх