13 сентябрь көнне Анталья тарихын өйрәнү үзәге китапханәсендә татар бүлеге ачылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Анталья мэрының урынбасары Дурмуш Али Арслан катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мэр урынбасары татарларның Төркия тарихында зур роль уйнаганнарын ассызыклады.
Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк ителде.
Свежие комментарии