На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Мисс Татарстана» булып Чаллыдан Иделия Бәдретдинова танылды

Казандагы «Пирамида» концертлар залында 27нче тапкыр «Мисс Татарстан» конкурсының финалы булды. Барлыгы биредә республикадан 30 кыз катнашты. «Мисс Татарстан — 2025» титулына Чаллыдан 17 яшьлек Иделия Бәдретдинова ия булды. Финал тантанасы алдыннан «Мисс Татарстан» оешмасы президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова конкурс чын матурлыкны күрсәтүен ассызыклады.

«Бу юлы конкурсның эпиграфы — көнчыгыш һәм көнбатыш очрашкан җир дөньяга үзенчәлекле матурлык бүләк итә.

Мәдәниятләрне берләштерү гаҗәеп нәтиҗәләр күрсәтә. Бу милли байлык булган хатын-кыз матурлыгына да кагыла. Ә быелгы лейтмотив исә — рус темасы. Монда да безнең эпиграф белән элемтә бар, чөнки бер башы белән көнчыгышка, икенчесе белән көнбатышка караган ике башлы бөркет — безнең илнең символы. Конкурс чын матурлыкны күрсәтә», — диде Изольда Сахарова.

Шулай ук «Мисс Казан» исеменә 20 яшьлек Екатерина Гайнуллина ия булды. Казаннан кыз исә «Вице — мисс Татарстан — 2025» титулына лаек булды: беренчесе — 20 яшьлек Азалия Тимергалиева, икенчесе-17 яшьлек Камилә Гобәйдуллина.

 

Ссылка на первоисточник
наверх