На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...
  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...

Быел Татарстанда 342 укучы бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар саны 342гә җиткән. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Татарстанда БДИдан 100 баллы нәтиҗәләр сизелерлек, 366га кадәр артты. Аларның 324е быелгы укучы, яки бер фәннән 100әр балл җыючылар һәм 18е узган еллардагы чыгарылыш укучылары», – дип сөйләде министр.

Министр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чистай районнарыннан укучыларның уңышларын аерым билгеләп үтте.

Соңгы берничә елда беренче мәртәбә Татарстанда ике укучы кыз өч имтиханны да 100әр баллга тапшырды. Әлмәт шәһәренең 20 нче мәктәп укучысы Анастасия Князева рус теле, инглиз теле һәм әдәбият буенча иң югары балл җыйды.

Казанның Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 18 нче мәктәбе укучысы Полина Романенко рус теле, әдәбият һәм тарихтан максималь балл җыйган. Дүрт фән буенча аның максималь баллары – 398.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх