На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Минтимер Шәймиев: Татарстан гаять зур сәнәгый потенциалга ия

Татарстан гаять зур сәнәгый потенциалга ия, хәзерге дөнья төзелеше шартларында бу аеруча мөһим. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте утырышы кысаларында шундый фикерен белдерде.

«Техник алгарыштан башка берни дә үзеннән-үзе килми. Бигрәк тә күп кенә илләрнең мөстәкыйльлеккә омтылышы шартларында.

Безнең менә дигән сәнәгый потенциалыбыз бар. Бу күп кенә илләрнең төшләренә дә керми. Илебез, республикабызның роле бу очракта сизелерлек, әмма ул аңлы рәвештә якын килүне таләп итә», - дип искәртте Шәймиев.

Ул билгеләп үткәнчә, алдынгы сәнәгый куәтләр һәм яхшы фәнни-техник база ярдәмендә күп нәрсәне булдырырга мөмкин һәм кирәк тә. Шәймиев шулай ук илнең оборона комплексын да телгә алды, аны үстерүдә, аерым алганда, Татарстан да зур роль уйный.

«Мондый оборона комплексы булмаса Россия белән исәпләшмәсләр иде. Тырышып карыйлар, аннары кәефләре бозыла һәм нәрсә эшләргә белмиләр», - дип сүзен төгәлләде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх