На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Төркиядә 22 гыйнварда матәм көне игълан ителде

Төркиядә 22 гыйнварда матәм көне була. Карталкая тау чаңгысы курортында кунакханәдә кешеләр һәлак булу сәбәпле шундый карар кабул ителде. Бу турыда Төркия җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоган әйтте, дип яза ТАСС.

«Болу провинциясендә кунакханәдә янгында һәлак булучылар истәлегенә 22 гыйнварда илдә бер көнлек матәм игълан ителә», – дигән Эрдоган.

Ул шулай ук фаҗигадә гаеплеләрне барысын да җәзага тартуны ышандырган.

Россия Президенты Владимир Путин Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

  • Төркиядә тау чаңгысы курортында янгында 66 кеше һәлак булган, дип язган идек.
Ссылка на первоисточник
наверх