На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Казанда «Мәдәни код» граффити эскизлары конкурсы башланып китте

«Казан глобаль яшьләр саммиты 2025» уңаеннан оештырылган «Мәдәни код: күптөрлелектә бердәмлек» граффити эскизлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.

«Казан глобаль яшьләр саммиты бу елларда эксперт мәйданчыгы буларак танылды. Биредә катнашучылар яшьләр сәясәте өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән алмаша.

Мәйданчыкта миграция, менталь сәламәтлек, академик мобильлек, яшьләр арасында профилактика уздыру, патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре карала», - дип билгеләде ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

«40тан артык илдән килгән кунакларга безнең күпмилләтле җәмгыять контекстында яшьләр белән эшләү моделебез аеруча кызыклы. Нәкъ менә шуңа күрә граффити конкурсының темасын «Күптөрлелектә бердәмлек» дип билгеләдек. Быел саммит конференц-заллар белән генә чикләнми. Без шәһәр мәйданчыкларында барлык кызыксынучылар өчен ачык мәдәни-агарту программасын әзерлибез. Конкурс исә яшь дизайнерларга шәһәр урамнарының берсен бизәү өчен идеяләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Конкурста катнашу өчен 20 июльгә кадәр сылтама аша узып гариза юлларга кирәк.

Катнашучылар кулдан яки график программалар ярдәмендә JPG, PNG яки PDF форматында эшләнгән граффити эскизын җибәрергә тиеш.

Катнашучыларга эскиз ясау өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:

- «Казан - 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы»; - «Мәдәни код» — төрле мәдәниятләрнең үзара гармониядә яшәве; - «Күптөрлелектә бердәмлек» — җәмгыятьне ныгытуда аермаларның кыйммәте; - «Милләтара диалог мәдәнияте» — аралашу һәм хәрәкәт итү иреге идеяләре; - «Казан – яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре» – яңа буынның хыяллары һәм амбицияләре; - «Берләштерүче сәнгать» – бер әсәрдә төрле мәдәниятләр синтезы.

Иң яхшы эшләрне эксперт жюри сайлап алачак. Җиңүче итеп билгеләнгән эскиз Казандагы бина фасадында төшереләчәк һәм 2025 елгы саммит программасының визуаль акценты булачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх