Казан балалар цирк мәктәбендә кастинглар башланды. «2024/2025 уку елы өчен укучылар кабул ителә», дип хәбәр итә Казан циркының матбугат үзәге.
6 яшьлек балалар физик мөмкинлекләре буенча сайлап алынса, 7-10 яшьлек балалар 26 – 30 август көннәрендә көн саен дәресләр циклы аша сайланачак.
Балалар цирк мәктәбендә 8 ел уку каралган.
Укулар 9 сентябрьдән башлана.
Свежие комментарии