На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте биналарның тышкы бизәлеше буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризаларны кабул итә башлавы турында хәбәр итә. Гаризалар 20 февральдән 28 февральгә кадәр кабул ителә. Быел Татарстанда тугыз көннән җитәчәк Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бизәүдә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе өченче тапкыр оештырыла.

«Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салон, мәчет, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә», – диелә хәбәрдә.

Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.

Бәйге 2025 елның 20 февраленнән 30 мартка кадәр 4 этапта үткәрелә: беренче этап (20-28 февральдә) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру). Икенче этап (28 февральдән 20 мартка) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу). Өченче этап (20 марттан 30 мартка кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау). Дүртенче этап (1 апрель) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта сылтама буенча җибәрергә кирәк.

Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак: ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану, гадәти булмау һәм яңалык өстәү, масштаблык, эстетик күркәмлек, бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү, ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Бәйгенең нигезләмәсе, барышы һәм нәтиҗәләре белән Татарстан Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх