На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында суд Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән

Суд товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Бу хакта суд эшләре картотекасына сылтама белән «Коммерсант» басмасы хәбәр итә.

«Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләнлерелгән.

Татарстан арбитраж суды Шүрәле сыннары ясаган оешмага 20 мең сум штраф салган һәм дәүләт пошлинасы өчен чыгымнаны түләүне дә йөкләгән. Шулай ук эш буенча бөтен дәлилләрне юк итәргә кушкан, дип яза басма.

Әлеге товар билгеләренең иясе булган компания җитәкчесе Искәндәр Асянов «Ъ Волга-Урал» басмасына ачыклык керткәнчә, «Шүрәле» дип язылган сыннар гына юк ителәчәк. Язылмаганнарына претензияләр юк.

Әлеге компания «Әкият» курчак театрына «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен дәгъва белдергән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх