На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Культура» телеканалында Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтеләчәк

Бүген, 14 февральдә, 19:45 сәгатьтә «Культура» телеканалы күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы турында «Соединяющий миры» документаль фильмын күрсәтә. Кинокартина ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән төшерелгән.

Элегрәк шулай ук Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Россия Банкы 2025 елның 15 гыйнварында әйләнешкә «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясеннән «Галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри тууга 200 ел тулу уңаеннан» 2 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә чыгарды.

Мәгърифәтче һәм галим-энциклопедист тууга 200 ел тулу көнендә бай эчтәлекле программа оештырылачак. Теләге булган кешеләр иртәнге 10:00 сәгатьтә Яңа Татар зиратына Насыйриның кабере янына бара.

15:30 сәгатьтә Каюм Насыйри музеенда бәйрәм программасын рәсми ачу тантанасы була. Галим хөрмәтенә чыгарылган көмеш тәңкә тәкъдим ителәчәк. 16:00 сәгатьтә исә Каюм Насыйри исемендәге I республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсы җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

16:30 сәгатькә ТР Милли музее фондларының «Пешекчегә аш-су әзерләү турында юллама: К.Насыйри рецептлары» күргәзмәсен ачу планлаштырылган. 16:50 сәгатьтә Айдар Хәйретдиновның «Каюм Насыйриның дини эшчәнлеге» дип аталган ачык лекциясе башлана. Кунаклар өчен музейның төп экспозициясе буйлап экскурсия оештырылачак.

Моннан тыш, Алабуганың Көмеш гасыр китапханәсендә «Плоды от Урыс Каюма» әдәби-интерактив кичәсе була.

Шулай ук башка көннәрдә дә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган чаралар көтелә – аларның исемлеге ТР Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх