
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» 14нче халыкара яшьләр белем бирү форумында булды. Форум традицион рәвештә бөтен төбәктән һәм башка республикалардан җыелган талантлы яшьләрне берләштерә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Быел җәйге сезонда Татарстан, Чувашия һәм Кырым Республикасы муниципаль районнарында 25 профильле смена планлаштырыла.
Аларда 2 960 бала һәм 600 әйдаман катнашачак.Рөстәм Миңнеханов форумның фестиваль мәйданчыклары эше белән танышты. Биредә татар айдентикасы белән дизайнер мерчы ясау , балта осталыгы, программалаштыру һәм робот техникасы буенча остаханәләр эшли.
Моннан тыш, татар фольклор уеннары да оештырылган.
Азактан төрле елларда «Сәләт»тә катнашучылар белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, киләсе елда Сәләт хәрәкәте 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
«Бу вакыт дәвамында хәрәкәт масштаблары, катнашучылар саны һәм иң мөһиме – эчтәлеге буенча үсте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Татарстанда балалар һәм яшьләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Республиканың барлык казанышлары – ул сезнең дәртегезнең һәм идеяләрегезнең нәтиҗәсе. Биредә һәр бала, һәр студент хыялын тормышка ашыра алсын өчен барысы да бердәм система булып эшли — стартаплар да, мәдәни чаралар да», - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии