На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивалендә Уфа командасы Гран-при алды

Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале үтте. Әлеге уен 2025 ел сезонын ачып җибәрде: биредә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 21 команда көч сынашты. Гран-прига Уфа шәһәреннән Башкорт лигасының җыелма командасы лаек булды. Аларга 50 мең сум тапшырылды.

«Фестивальдә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының даими катнашучыларыннан тыш, яңа командалар да шактый иде. Алар барысы да 9-13 мартта «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнде. Традиция буенча, татарча КВН лигасы сезоны Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела», - дип хәбәр итә оештыручылар.

Уенны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылган.

Зур фестивальне Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проекты җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыйров, махсус хәрби операция катнашучысы, «Əйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының 2019-2020 еллардагы чемпионы, стендап-комик Ленар Галәү бәяләгән.

«Ничә ел дәвамында жюри әгъзасы булып, ел саен шундый фикерләр туа. Тагын нәрсә белән гаҗәпләндерә алырлар командалар? Шаяртмаган ситуация, мәзәк калмады, бигрәк тә татарда. Ләкин быелгы фестиваль татар КВНының яңа яссылыгын күрсәтте», – диде Айваз Садыйров.

Нәтиҗәдә, номинацияләр түбәндәгечә бүленде:

  • «Фестиваль ачылышы» — «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан). Бүләк – 5 мең сум.
  • «Иң яхшы мәзәк» — «Яратам» (Казан). Бүләк – 5 мең сум.
  • «Иң яхшы актриса» — Лия Әхәтова («Керәшеннәр») һәм Камилә Кыямова (Әтнә районы). Бүләк – 5 мең сум һәрберсенә.
  • «Иң яхшы актер» — Камил Сәлимуллин («Тат мак», Әтнә). Бүләк – 5 мең сум.
  • Беренче урын — «Сабалетта» (Саба). Бүләк – 10 мең сум.
  • Икенче урын — «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан). Бүләк – 10 мең сум.
  • Өченче урын — «Безнекеләр» (Чирмешән районы). Бүләк – 10 мең сум.

Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал. «Әйдә, ШаяРТ!» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх