Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Алексеевск бистәсендә «Алексеевск кыңгырау чыңнары» («Алексеевские перезвоны») кыңгырау чыңы фестивале узу турында хәбәр итте. Ул бу хакта Телеграм-каналында язган.
«Бүген Алексеевск бистәсендә рус мәдәниятенең искиткеч бәйрәме – «Алексеевск кыңгырау чыңнары» фестивале уза.
Россия һәм Белоруссиянең кыңгырау чыңлатучылары осталыгын күрсәтәчәк. Бөтен гаиләгез белән бәйрәмгә килегез! Рәхим итегез!» - дип язган Миңнеханов.
Свежие комментарии