На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ике елдан БДИга гарәп телен кертергә планлаштыралар

РФ Мәгариф министрлыгы ике елдан БДИга сайлап алу буенча алтынчы имтихан итеп гарәп телен кертергә планлаштыра, дип хәбәр итте министрлык башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян дүшәмбе Мәскәү өлкәсендә Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә булды.

Гимназиянең Абу-Дабидагы филиалы – рус мәктәбе 2021 елда ачылды. Мәгариф министрлыгы башлыгы гимназиядә булган чакта лидерларга ике ил арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шул исәптән мәктәп укучылары һәм укытучылар арасында алмашуны киңәйтү планнары турында сөйләде.

«Ике елдан Бердәм дәүләт имтиханына – безнең үзәкләштерелгән тестлаштыруга сайлап алу буенча алтынчы имтихан буларак гарәп телен кертергә планлаштырабыз», - дип сөйләде Кравцов презентация барышында.

Ноябрьдә Примаков гимназиясендә бүгенге көн дөньясында гарәп телен укыту мәсьәләләренә багышланган беренче форум узачак, дип билгеләп үтте ул. Анда уннан артык илдән галимнәр һәм педагоглар катнашачак, дип көтелә.

Ссылка на первоисточник
наверх