На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан Дәүләт Советы утыз еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итүен дәвам итә

Татарстан Дәүләт Советының утыз еллыгы уңаеннан республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммалары килә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

I чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында булды. Шуңа бәйле рәвештә, республика парламентының иртәгә узачак утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз еллыгы турында»гы мәсьәлә каралачак.

Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Татарстан халкын республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтае Рәисе Константин Толкачев, Пермь крае Закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев котлады.

Ссылка на первоисточник
наверх