На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Диния нәзарәте Газа секторына тагын 30 тонна гуманитар йөк җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газа секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен махсус бирелгән очкычына «Жуковский» аэропортында гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде.

Азык-төлек Россиянең төрле почмакларында яшәүче битараф булмаган кешеләрдән килгән акча хисабына сатып алынды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия фонды вәкилләре азык-төлекне Мисырның «Әл-Ариш» аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газа халкына тапшырачак.

Бу - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Палестинада яшәүче дин кардәшләр өчен өченче тапкыр җибәрелгән гуманитар йөк. Моннан алдарак, 2024 елның 28 августында РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тагын бер йөк озатылган иде. Ә элегрәк, 2023 елның ноябрь башында 20 тонна күләмендә йөкне җибәрү һәм алып барып җиткерү оештырылды. Гомумән алганда, н барлыгы 60 тонна гуманитар йөк тапшырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам иттерә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх