Татарстанда бу җәйдә һава шартлары бөртекле культуралар үсеше өчен уңайлы. Республикада көчле эсселек юк, продуктив дым җитәрлек. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Июньдә республикада продуктив яңгырлар яуды. Уртача 76 мм явым-төшем булган, бу күпьеллык уртача күрсәткечләрнең 127 проценты була.
Туфракта продуктив дым җитәрлек. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый һава торышы авырулар һәм корткычлар үсеше өчен уңайлы. Хәзер чәчүлекләрне саклау һәм уңышны формалаштыру буенча эшләрнең актив чоры», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә якынча 3,3 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә республикада 258 мең га күпьеллык үлән чаптырылган, ягъни 84 процент, 1,4 млн тоннадан артык сенаж һәм 139 мең тонна печән әзерләнгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии