На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рамил Муллин: 2022 елның 24 февраленнән соң ил үсешендә яңа этап башланды

Соңгы еллардагы вакыйгалар Россия үсешенең яңа этабы өчен башлангыч ноктага әверелде. 2022 елның 24 феврале календарьда гади дата гына түгел, ә җәмгыятьне, аның кыйммәтләрен һәм өстенлекләрен кабул итүне үзгәрткән вакыт булды. Түбән Кама мэры Рамил Муллин эшлекле дүшәмбедә әлеге мөһим дата турында сөйләде.

«2022 елның 24 февраленнән соң ил үсешенең яңа этабы башланды. Без күп кенә әйберләргә башкача - ярдәм, сынаулар, мәгълүмати көрәш һәм илкүләм бердәмлек призмасы аша карый башладык, - дип искәртте ул. – Без һәрвакыт 1990нчы еллар илебезгә каршы агрессия чоры булды дип әйтәбез. «Демократик реформалар» дигән булып төп икътисади модельләр, җитештерү цикллары җимерелде, стратегик мөһим предприятиеләр ябылды. Моның ачык мисалы - Ульяновскидагы авиация заводы, ул самолетлар урынына табалар чыгара башлады».

Әмма, Муллин сүзләренчә, Россия бу процессны үзгәртә алды.

«Без уникаль конструкторлар һәм инженерларның тулы бер буынын югалттык, әмма 2022 елдан башлап сәнәгатьне һәм технологик бәйсезлекне масштаблы торгызу башланды», – дип билгеләп үтте ул.

Бүген 2025 ел, һәм без илнең нинди юл үткәнен бәяләү өчен артка борылып карый алабыз. Россия өч елда санкцияләр, икътисади чикләүләр, мәгълүмати һөҗүмнәр басымына бирешмәде. Әмма көчсезләнү урынына без төгәл саннарда һәм проектларда чагыла торган үсешне күрдек», – дип белдерде район җитәкчесе.

Ул төбәкләрне тоташтыра һәм логистиканы яхшырта торган юллар төзелешен, социаль инфраструктура үсешен - хәтта илнең иң ерак почмакларында да хастаханәләр, мәктәпләр, спорт комплекслары төзелүен казанышлар арасында билгеләп үтте. Шулай ук үзебезнең җитештерү яңадан кайта, технологик чылбырлар торгызыла, сәнәгатьнең потенциалы арттырыла.

«Без бөек үзгәрешләр чорында яшибез. Россия җайлашып кына калмый - ул яңа чынбарлыкны формалаштыра, анда рухи көч, хезмәт һәм ватанпәрвәрлек алгарышның төп двигателенә әверелә. Әле күптән түгел генә югалган кебек тоелган нәрсәләр бүген яңа көч, үз көчеңә ышаныч һәм барган юлыңны төгәл аңлап яңадан кайта», - дип сүзен төгәлләде Рамил Муллин.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх