На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Татарстанда 2 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Бүген, 8 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада күк йөзе болытлы, көндез аязучан булачак. Урыны белән төбәк буенча бераз кар явачак.

Җил көнбатыштан исәчәк, ул 5-10 м/с ка кадәр көчсезләнәчәк.ТР башкаласын да кертеп, кайбер урыннарда юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге -1, -6 градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава -1, +2 градуска кадәр җылыначак (Казанда — 0, +2 градуска кадәр).

 

Ссылка на первоисточник
наверх